Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

27 сентябрь — тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Бала өчен тәрбияче әти-әни, яшәгән өй шикелле якын булганда гына бала теләп бакчага бара. Ә ата-ана өчен кечкенә сабыйның үзе киенеп-җыенып бакчага баруы һәм бер мәшәкатьсез калуы — зур куаныч.  Чөнки сабыйлар сездәге ямьне, гүзәллекне күреп үсәләр, шуңа ияләшәләр, үзләренә шундый таләп куялар, матурлыкка омтылалар. Без исә боларның барысына сөенәбез, нәниебезнең Кеше булуга ясаган беренче адымнарында, киләчәккә салынган нигезендә тырышлыгыгыз өчен сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев