Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“АГРОСТАРТАП” ПРОГРАММАСЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ

Россиядә дәүләт ярдәменең яңа формасы – “Агростартап” грантлары барлыкка килде. Алар фермер хуҗалыгын оештырырга җыенучыларга беренче адымнарын ясарга ярдәм итәчәк. “Агростартап” грантына авыл җирендә даими яшәүче һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә җыенучы Россия Федерациясе гражданины дәгъва кыла ала

Татарстанның 36 муниципаль районыннан конкурска гариза биргән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 103 КФХ 2 млн сумнан алып 4 млн сумга кадәр грантларга ия булдылар. Иң күп җиңүчеләр Мамадыш районыннан 8 фермер, Азнакай һәм Теләче районнарыннан 6шар фермер. 2019-2020 елларга Татарстан Республикасында “Агростартап” проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын төзү һәм үстерү ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен конкурс сайлап алуында җиңүчеләр исемлегендә Максабаш авылыннан Адель Дәүләтшин 50 баш мөгезле эре терлек тоту өчен, Олы Мәтәскә авылыннан Илнур Фатыйхов, 24 сыерга исәпләнгән фермер хуҗалыгын үстерүгә һәм шушы ук авылдан 2,6 гектар мәйданда җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерергә алынган Гөлназ Зариповага, 300 баш сарык асрарга алынучы Илһам Гасимовка, 120 баш умарта тоту өчен Олы Мишә авылыннан Фидая Маннаповага һәм Күкчә авылыннан Фәимә Сабирҗановага 3 миллион сум акча бирелде.

Эльмира КОТДУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев