Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аланда «Халкыбыз йолалары- илебез җәүһәрләре» фестивале узды

Бүген Алан авылы мәдәният йортында, Алан авылы балалар бакчасы, районның мәгариф бүлеге, Татар конгрессының Теләче бүлекчәсе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмалары белән берлектә «Халкыбыз йолалары- илебез җәүһәрләре» дип исемләнгән районара фестиваль уздырды.

Тантаналы чараны Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова  ачып җибәрде. Ул әлеге фестивальнең дәвамлы булуын теләде.

Бүген моңлы җырлар ишеттек, фольклор әсәрләре, халык иҗаты аша әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне хәтеребездә яңарттык. Фестиваль милли җәүһәрләребез булган халык җырларының матурлыгын, фольклор әсәрләренең аһәңлеген ассызыклап, җырлы-биюле халык уеннарына мәхәббәт тәрбияләү өчен балалар бакчалары арасында уздырылды. Ерак араларны якын итеп килгән иҗади коллективларга (Саба, Балтач, Биектау, Арча, Теләче районнары катнашты)  сәнгать осталарына бик зур рәхмәт. Бәйрәмнән күтәренке кәеф белән, оештыру эшләренә сокланып таралыштык.  Башланган эш дәвамлы булсын иде, дигән теләктә калам.

Әлеге чара хакында тулырак район газетасыннан укып таныша аласыз.

Зөлфия Ибраһимова.

Эльмира Котдусова фотолары.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев