Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алдагы ел уңышына әзерләнәләр

Республикабызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре кыр эшләре сезонын төгәлләп, барлык техниканы саклауга куелды. Бу көннәрдә аларның кышкы саклауга куелышы сыйфатына бәя бирү максатыннан урыннарда үзара тикшерүләр үткәрелә.

Мисал өчен, әлеге чара безнең районда 17 ноябрь көнне узды. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын механкалаштыру бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Инсаф Шәрәфиев, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче белгечләрнең белемен күтәрү институты өлкәе укытучысы Максим Кононов һәм “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров составындагы комиссия үткәрде.

Күзәтүләрдән күренгәнчә, күпчелек урыннарда техника сакчыл мөнәсәбәт саклана. Менә ашлык суктыру комбайннары бер рәткә тезелгән: алар яхшылап чистартылган, юылган, күтәртмәләргә куелганнар, тәгәрмәчләре агартылган. Ургычларының пычаклары майланган, шланглар пленка белән чорнап куелган, каешлар алынган һәм складта саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев