Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыручылар артты…

Коронавирус чире тормышыбызга килеп кергәнгә ике ел булды. Республикада вакциналау кампаниясе җиңел бармый. Кешеләр чирләвен дәвам итә, хастаханәләр тулы. Табиблар көче белән кешеләр аякка бастырыла, әмма алар урынына башкалар кереп ята.

Бүген район үзәк хастаханәсенең ковид госпителендә 26 кеше ята. Шуның 5се кислород маскасына 2се ИВЛ аппаратына тоташтырылган. 18 яшьтән өлкән 8 мең 825 райондашыбызга вакцина ясатырга кирәк. Бу сан шушы яшь аралыгына кергән кешеләрнең 80 процентын тәшкил итә. Шулар арасыннан алтмыш яшьтән өлкән 3 мең 28 кешегә вакцина ясатырга кирәк. Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 ноябрь көненә 6 мең 336 кеше вакцина ясаткан һәм бу күрсәткеч 72 процентны тәшкил итә. Алты ай үткәннән сон 200 кеше кабат (ревакцинация) ясата. Бүген район үзәк хастаханәсендә прививка ясатырга теләгән кешеләр өчен вакцина бар, моның өчен үзегезнең участок табибларына һәм фельдшерларга мөрәҗәгать итү сорала.

17 ноябрь көнне район хакимиятендә коронавирус, вакцинация темасын чагылдырган киңәшмә узды. Киңәшмәгә вакцина ясату начар барган авыл җирлекләре башлыклары һәм әлеге авылларда эшләүче фельдшерлар чакырылган иде.

Бу көнне һәр нәрсә уртага салып сөйләшенде. Якын көннәрдә күрсәткечләрне яхшырту бурычы куелды. Киңәшмәдә катнашкан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгече Фидәния Шайдуллина 11 октябрьдән кергән чикләүләр хакында таныштырып узды. Җәмәгать туклануы урыннарына, спорт, фитнес үзәкләренә, бассейннарга, аквапаркларга, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә СОYID-19га каршы вакцинация узуны раслый торган QRы күрсәткәч кенә кереп булганын җиткерде. Теләче районы буенча тикшерүләр булачагын да искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X