Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айдарда – Каз өмәсе!

14 ноябрь көнне Айдар авыл җирлеге үзешчәннәре “Моңнар агыла туган җирдә” халык иҗаты фестивален башлангыч мәктәп бинасы каршындагы мәйданда “Каз өмәсе” күренеше белән башлап җибәрде. Гаҗәеп матур, күңелләрне иләсләндерә, гамьсез балачакка, матур яшьлек чорына кайтара торган мизелләр иде ул.

Яшерен-батырын түгел, хәзер авыл халкы казны  бик аз күләмдә асрый, өмәләрне дә бик сирәк үткәрә. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри  әгъзалары каз мае белән  майланган коймактан авыз итеп кенә калмыйча, үзләре дә сизмәстән үзешчәннәргә кушылып биеп киттеләр. Айдар, Субаш халкы уйнаганда, җырлаганда һәм сыйлаганда биемәс җиреңнән биерсең, җырламас җиреңнән җырларсың. Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе барган бу көннәрдә  әлегедәй  тамашалар  бигрәк тә актуаль яңгырый. Үземнең дә күңелем милләтем өчен чиксез горурлык хисләре белән тулды. Җырлы-биюле, уен-көлкеле Сабантуйлары, Тройсыннары, Каз өмәләре кебек бәйрәмнәре булган халыкның бер вәкиле булуыма тагын бер кат сөендем, гүя иңнәремә канат куйдылар.  Шуңа күрә дә, кем генә сормасын, зур горурлык хисе белән  “Без – татарбыз!” - дибез. Фестиваль шартларының берсе буларак,  әлеге төбәк халкы районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулу тантаналарын әнә шулай зур кунакчыллык күрсәтеп,  шаулап-гөрләп каршы алды. Өстәвенә, элеккегедән калган йола буенча, киләсе елга каз бәбкәләре тагын да күбрәк чыксын һәм ишле булып үссен диеп авыл урамнарына каз каурыйлары да сибәргә өлгерделәр. Нәкъ без үскән чордагы кебек...

Тулырак "Теләче" газетасының киләсе саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев