25 март көнне Теләченең 1нче балалар бакчасында, бакча мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр эшчәнлеге элементы буларак "Балалар бакчаларында балаларга компетентлы психологик яктан ярдәм итү ” темасына районкүләм семинар булып узды.
Семинар барышында балалар катнашында төрле чаралар күрсәтелде һәм семинарның төп темасын яктырткан чыгышлар ясалды, психологлар тарафыннан мастер- класслар уздырылды. Семинар азагында “Ачык микрофон” форматында мөдирләр белән фикер алышу узды һәм районның мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. бу юнәлештә алдагы эш планнар белән таныштырды.
Нет комментариев