Балалар күзлегеннән һөнәрләр дөньясы
Район яңалыклары

Балалар күзлегеннән һөнәрләр дөньясы

Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе бүлегенә танышу экскурсиясендә булдылар.

Экскурсия барышында балалар үзәк эше белән таныштылар һәм өлкәннәрнең ничек эш эзләвен һәм һөнәр сайлавын белделәр. Хезмәткәрләр аңлаешлы формада балаларга хезмәтнең әһәмияте, төрле һөнәрләр һәм үзәкнең кешеләргә үз эшен табарга ярдәм итүе турында сөйләделәр. Белгечләрнең эш урыннары, мәгълүмат стендлары һәм күрсәтмә материаллар балаларда аеруча кызыксыну уятты. 

Балалар бакчасы коллективы, очрашуны оештырган бүлек җитәкчесе Ахметова Ольга Николаевнага рәхмәтләрен җиткерә. 


Нет комментариев