Татарстанда иң өлкән кеше кайда яши
В республике

Татарстанда иң өлкән кеше кайда яши

Татарстанда иң өлкән хатын-кызга - Мөхтәрәмә Хәертдиновага 107 яшь тулды. Ә иң өлкән ир-атка - Александр Липатовка - 106, дип уртаклашты Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

1919 елның 2 апрелендә туган Мөхтәрәмә Хәертдинова Ютазы районында яши, ә 1919 елның 5 ноябрендә туган Александр Липатов Питрәч районында. Татарстанның озын гомерле затлары исемлегенә шулай ук Алабуга районында яшәүче 107 яшьлек Клавдия Пустобаева да эләккән. Ул 1919 елның 1 сентябрендә туган.

Зарипова хәбәр иткәнчә, республикада 59 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 64 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар саны 23,8% тәшкил итә. Соңгы өч елда 100 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең саны 211 дән 335 кешегә кадәр арткан.


Нет комментариев