Ана капиталыннан айлык түләү кемгә тиеш
В республике

Ана капиталыннан айлык түләү кемгә тиеш

Балалы гаиләләр Татарстанда ана капиталы хисабына айлык акчалата түләү ала. Ярдәмнең мондый чарасы билгеләнгән таләпләргә туры килә торган ата-аналар өчен каралган.

Айлык түләү суммасы конкрет төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә бәйле. Татарстанда агымдагы елда мондый пособие күләме 15 615 сум тәшкил итә.

Түләүне билгеләү өчен гаилә берничә критерийга туры килергә тиеш. Иң элек, ана капиталы хисабында элек файдаланылмаган акчалар калырга тиеш. Тагын бер мәҗбүри шарт баланың яше белән бәйле: аңа өч яшьтән азрак булырга тиеш. Әгәр гаиләдә әлеге яшькә җитмәгән берничә бала тәрбияләнсә, түләүне аларның һәркайсына рәсмиләштерергә мөмкин. Шул ук вакытта әти-әниләргә бер гаризаны җибәрү дә җитә. Моннан тыш, гаиләнең матди хәле дә исәпкә алына. Җан башына уртача керем яшәү минимумының билгеләнгән ике тапкыр күләменнән артмаска тиеш. Татарстанда бу күрсәткеч агымдагы елда 15 073 сумга тигез.

Акча алу өчен гаризаны берничә ысул белән бирергә мөмкин. Ата-аналар Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервистан файдаланырга йә күпфункцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Тагын бер вариант - Россия социаль фонды аша түләүне рәсмиләштерү.

 


Нет комментариев