Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөтенроссия олимпиадасында катнаштылар

7 октябрдән-13 октябргә кадәр онлайн форматта “Экологлар – яшь табигать сакчылары” Бөтенроссия олимпиадасы узды.

Аны Россия мәгариф министрлыгының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты ярдәмендә «Федераль балалар экология-биология үзәге» оештыра.

Хәзерге вакытта экология проблемалары зур игътибар таләп итә. Балаларның экологик чараларда катнашуы белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбиясен һәм культурасын алга таба үстерүгә ярдәм итә. Балалар бакчалары төркеме  сәламәт яшәү рәвеше, табигать сынамышлары, дөрес туклану  көнкүреш калдыкларын эшкәртү кебек темаларга төрле катлаулы биремнәр эшләнде.

Теләченең беренче номерлы балаларның сүзләренә караганда, сораулар кызыклы булган, алар арасында шактый катлаулылары да очраган, әмма алар җиңеп чыккан. Шулай итеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Эколята – яшь табигатьне саклаучылар» олимпиадасында абыйлы-энеле Щегловлар, Хасаншина Алия, Гарипов Абдулла, Гарипов Аяз, Галимзянова Аиша, Хисамутдинова Зарина  үз яшь категорияләрендә призерлар булдылар.  Олимпиадада катнашкан укучылар – сертификатлар, ә призерлар дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев