«Буыннар старты» республика бәйгесенең район этабы узды
Район яңалыклары

«Буыннар старты» республика бәйгесенең район этабы узды

Кичә, районның ДОСААФ оешмасы базасында, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Саба районы бүлеге һәм Россия Федерациясе Гражданнар Обороносы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге тарафыннан «Буыннар старты» дип исемләнгән республикакүләм бәйгесенең район этабы үткәрелде.

Әби-бабайлар, әти-әниләр һәм балалар арасында юлларда имин хәрәкәт итүне һәм юл йөрү кагыйдәләрен пропогандалауга багышланган бәйгедә өч гаилә  – Гайнетдиновлар (Теләче),  Мараковлар (Теләче) һәм  Галиевлар (Теләче)   гаиләсе көч сынашты.

Ярыш вакытында балаларның велосипед, әти-әниләрнең, әби-бабайларның машина йөртү осталыклары, юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләре һәм янгын сүндерү киемен киюдә җитезлекләре тикшерелде. 

Ике сәгать  барган киеренке һәм мавыктыргыч бәйгедә Галиевлар гаиләсе җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Мараковлар һәм Гайнетдиновлар гаиләсе лаек булды. Җиңүчеләргә Дипломнар  һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт  инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнур Каримуллин, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет  учреждениясенең  Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова тапшырды. 

Мәгълүм бәйгенең республика этабында районыбыз данын Галиевлар яклаячак. Аларга уңышлар теләп калабыз.


Нет комментариев