Балалы гаиләләр өчен социаль түләүләр 2027 елның гыйнварыннан 6,8 процентка индексацияләнергә мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итте.
Әгәр балалар өчен федераль яшәү минимумы чыннан да 19 620 сумга җитсә, бердәм пособие күләме төбәк минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк. Бу айлык түләүләр, гаиләнең мохтаҗлыгына карап, 9 810, 14 715 яки 19 620 сумга җитәргә мөмкин дигәнне аңлата. Шул ук вакытта билгеләнгән пособиеләр автомат рәвештә саналачак, яңа гаризалар бирү кирәкми.
Иртә срокта учетка баскан йөкле хатын-кызлар өчен түләүләр хисабы конкрет төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумына бәйләнгән булачак. Татарстанда 2027 елда бу күрсәткеч 18 740 сум булыр дип фаразлана.
Нет комментариев