Казанда  Яңа ел мәйданчыгын  бизәргә керешкәннәр
В республике

Казанда Яңа ел мәйданчыгын бизәргә керешкәннәр

Казанда төп Яңа ел чыршысын гадәттәгечә «Казан» гаилә үзәге янында урнаштырачаклар. Быел мәйданчыкны бәйрәмчә бизәүгә 18,2 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.

Яңа елга кадәр ике айга якын вакыт калды-Татарстан башкаласында бәйрәмгә әзерлек башланды инде. Декабрьдә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйдан кабат төп истәлекле урын булачак, анда традиция буенча шәһәрнең төп чыршысы урнаштырылачак. Аны бизәүгә һәм бәйрәмчә җиһазландыруга быел 18,2 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәйданчыкны рәсмиләштерүгә бюджет узган ел дәрәҗәсендә калган. 

 


Нет комментариев