Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйләмичә асаралалар

18 ноябрь көнне районыбыз фермерлары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә Питрәч районының Олы Бутырки авылында урнашкан Алмаз Фәсхетдиновның гаилә фермасында булып, биредәге терлек асрау тәртипләре, эшнең куелышы, ферманың бүгенгесе һәм киләчәге белән танышып кайттылар.

 

Гаилә башлыгы Алмаз 2011 елда “Үз эшен башлап җибәрүче фермер” дип исемләнгән дәүләт программасына кереп,  миллион ярым сум дәүләт ярдәме ала. Тәүге терлек торагын ул әнә шул чакта, шул акчага төзи дә инде ул. Хәзер биредә 50 баш савым сыеры асрала. Шунысы игътибарга лаек һәм мактауга, фермада сыерлар бәйләмичә асрала. Беренчедән, бу торакта сыерларга иркенлек һәм туйганчы ашау мөмкинлеге тудырса, икенчедән, тирес чыгару җайланмалары куелмау сәбәпле, электр чыгымнарының бер өлешен янга калдыра. Өченчедән, терлекләр теләгән чакта кардага чыгып саф һава сулый, кояш ваннасында кызына, салам, печән туклана алалар. Әлеге факт фермерларыбызга үрнәк, ягъни күргәзмә-әсбап итеп күрсәтелде. Шунда ук, янәшәдә генә тудыру бүлеге урнашкан. Әлеге бүлмәләр районыбыз фермерлары күңеленә үзенең иркенлеге һәм уңайлы булуы белән хуш килде. Гаилә фермасында җәмгысы өч кеше хезмәт куя: савымчы, терлекче һәм каравылчы.

Телекчелектән тыш, Алмаз эшмәкәрлекнең кошчылык юнәлеше белән дә теләп шөгыльләнә. Моның өчен ул ике ел элек  “Гаилә фермасы” программасына кереп, ике миллион сум күләмендә грант откан һәм янәшәдә генә кош-корт асрар өчен бер дигән торак төзеп куйган. Ноябрь ае азагында ул бирегә тәүлеклек бройлер чебиләр алып җибәрәчәк.  

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев