Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәвалау алымы юк

Быел Россия Федерациясендә 59 кош гриппы очрагы теркәлгән. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов әйтүенчә, шуның 46 очрагы йорт кошларыннан, 13е кыргый кошлардан килеп чыккан.

Мәсәлән, 19 ноябрь көнне Тукай районының Калмаш авылында урнашкан  “Фролова” крестьян-фермер хуҗалыгына караган бытбылдык фермасында кош гриппы авыруы булуы ачклана. Шул ук көнне фермада асралган 42 мең бытбылдык, 10 мең бытбылдык чебие, 48 мең йомырка һәм 171 килограмм ит яндырылып юк ителә.

Районның баш ветеринар табибы Илгизәр Габделмәүлет улыннан әлеге авыруның клиникасы турында да сораштым. Ул белдергәчә,  кош гриппы белән күптөрле кошлар авырырга мөмкин. Мисал өчен, тавыклар, казлар, үрдәкләр, күркәләр, чыпчыклар, күгәрченнәр һәм башкалар.  Кыргый кош-кортлар арасында  кош гриппы бернинди клиник үзгәрешсез дә үтәргә мөмкин.   

- Ни өчен кошларны яндыралар, юк итәләр?

- Кош гриппы – вируслы авыру.  Ул ашкайнату, сулыш органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле авыру кошларны юк итәләр. Кош гриппының сиптомнары: кошларның йомырка салуы, ашау күләме кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муены кәкрәя, тышкы ярсыткычларга битараф кала. Йон-каурыйлары тузгыган була, үләр алдыннан кикриге зәңгәрләнә. Тавыклар башларын иеп, күзләрен йомып тора, томшык тишекләре тыгылган була. Гырылдап еш-еш сулыйлар. Эчләре китәргә мөмкин, тизәкләре яшкелт-көрән  төстә була.

- Авыруны ничекбулдырмый калырга һәм  кисәтергә соң?

- Моның өчен шәхси хуҗалыкларда барлык кош-кортларны ябык читлекләрдә асрарга кирәк. Ә су кошларын, язгы һәм көзге айларда, ягъни кыргый кошлар киткән, кайткан чакта ачык күлләргә чыгару тыела. Кош-кортларны теләсә-нинди  сатучылардан, бигрәк тә чит республикалардан кергәннәрен алып калмаска, ветеринария белешмәсен сорарга кирәк. Кош-кортлар авырса яки үлү очрагы булса, кош-корт хуҗасы кичекмәстән район ветеринария берләшмәсе табибларына хәбәр итәргә тиеш. Белешмәләр өчен телефон номерлары: 8843 60 2-10-39; 8843 60 2-11-46.

фото: https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X