Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң тату сыйныфны ачыкладылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

22 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында ата–аналар комитетларының “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Әлеге бәйгенең максаты балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштырудан гыйбарәт. 

Бәйгенең тантаналы ачылышында катнашкан район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова: “Бәйгедә катнашуыгыз белән сез барыгыз да җиңүчеләр. Сезгә әлеге чара күңелле мизгелләр генә бүләк итсен”, - диде.

Бәйгедә катнашучылар “Тату сыйныф серләре” дигән күргәзмә оештырды. Татулык, дуслык аларның күргәзмәләрендә дә яхшы чагылды. Сыйныфтагы һәр баланың, әтиәнинең нәрсәгә дә булса сәләтле булганлыгы ачыкланды. Аларның барысының да кул эшләре урын алгач, күргәзмә бай, эчтәлеклегә әйләнгән. Иң күп мәгълүмат Олы Нырсы һәм Теләче урта мәктәпләре күргәзмәсендә иде. Олы Нырсылылар, хәтта, күргәзмәдә балалар һәм әти-әниләр белән алып барган эш тәҗрибәсен дә чагылдыру җаен тапкан.

Бәйгедә катнашучылар “Безнең күңелле, тату сыйныф” дигән исем астында визит карточкаларын күрсәтте. Бу ярышта укучылар гына түгел, әти-әниләр дә үзләренең актив икәнлекләрен дәлилләделәр. Алдагы бирем – “Минем яраткан туган ягым” исеме астында проект яклау иде. Әлеге турда җырлап, биеп, сөйләп, кем нинди форматта булдыра ала, шулай чыгыш ясадылар. Бәйге турларында мәктәпләрдән килгән командалар үзләренең иң яхшы, тату сыйныф икәнлекләрен раслады. Аларга бәяне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова җитәкчелегендәге комиссия бирде. Барлык очколарны исәпләгәннән соң беренче урынга Теләче урта мәктәбенең 8б сыйныфы, икенче урынга Олы Нырсы мәктәбенең гомуммәктәп әтиәниләр комитеты һәм Олы Мишә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары лаек булды. “Иң тату сыйныф серләре” бәйгесендә катнашучы башка сыйныфлар төрле номинацияләрдә җиңү яулады һәм тату сыйныф серләре белән уртаклашты.

Эльмира КОТДУСОВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев