Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якташларыбыз иҗаты

Бүген сезгә Рәйсә апа Фәйзуллина шигырен тәкьдим итәбез.

Әлифле халык


Татар булып килгәнмен бу җиргә,
Яшәвем дә - гади, татарча.
Шулай рәхәт, шулай җан да тыныч,
Бәхет мөмкин түгел башкача.

Милли сандык бай безнең, анда -
Халкым юлы, нурлы үткәне.
Сандык югалса, бар да югала,
Өметсез кала бит көткәне.

Җылы "яз"сыз кала күңел йорты,
Гүя карсыз - кышкы салкында.
Алтын тау да алыштырмый аны,
Ала алмый утлы ялкын да.

Соңлый күрмә, ата-ана, уйлан,
Киләчәге бармы балаңның?
Кайсы телгә салдың бишек җырын?
Кыйбласын беләме бабаңның?

Татар булып килгәнбез бу җиргә,
Җанны ап-ак иман ашлаган.
Гыйлем сукмагыбыз электән үк
Әлиф хәрефеннән башланган.

Без - әлифле халык, шөкер. Бүген дә
Парта аша карап елмаям.
Кулларымда - кабат әлифба,
Беренчеләргә ак юл ярам.

Тәкбир әйткән чакта бар табигать,
Дөнья әйләнер, ул бит түгәрәк.
Әлифбалы ачкыч булсын кулларда,
Милләт булып яшик, бергәләп.

Татар булып тудык, үстек, шөкер,
Иман белән яшик, татарча.
Дин, тел, милләт - бар да бербөтен,
Бәхет мөмкин түгел башкача.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев