Яраткан, белгән эше
Район яңалыклары

Яраткан, белгән эше

“Алан” акционерлык җәмгыяте районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалык. Менә берничә ел инде ул әлеге тармакта абсолют лидер. Әлеге муллыкка ирешүдә савымчы Гүзәлия Галиәхмәтованың да өлеше гаять зур.

Өлкән яшьтә булса да, яшьләргә биргесез хезмәт куя Гүзәлия апа. Тормыш иптәше, гомерен агроном хезмәтенә багышлаган Госман абый белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.
 
Хезмәт юлын ул Олы Мәтәскә урта мәктәбен тәмамлагач та, туган авылында, Фрунзе исемендәге күмәк хуҗалыкта савымчы буларак башлап җибәрә. Хуҗалык таралганчы, ул биредә хезмәт куя. Аннары, хезмәттәше Минзәлия Яруллина белән икесен, “Алан” хуҗалыгы җитәкчесе Хәбир Нуретдин улы Фәсхетдинов үзләренә эшкә чакыра. Аннан соң да унбиш ел вакыт үтеп киткән инде.

Хезмәтен ул теләп, яратып башкара. Еллар, тәҗрибә аша хезмәтендә осталыкка, алдынгылыкка ирешә. Хуҗалыкта аларның хезмәтенә ихтыяҗ бүген дә зур. Яхшы кәеф, сәламәтлек булганда нигә эшләмәскә?!

- Сүз дә юк: балалар, тормыш иптәшем эшләмәскә кушалар. Әмма… Яраткан, белгән хезмәтеңне башкарып, хезмәттәшләрең белән күрешеп, аралашып кайту - үзе бер бәхет! Хәрәкәтә - бәрәкәт диелә халкыбыз әйтемендә. Машина белән килеп, өйдән алып китәләр, кайтарып куялар. Хезмәт шартлары уңай, түләү дә әйбәт - ди Гүзәлия апа.

Нет комментариев