Талпан белән зарарлану яфракларның кабаруына китерә
Файдалы киңәшләр

Талпан белән зарарлану яфракларның кабаруына китерә

Карлыганда еш кына шундый күренеш була , бөреләр шартларга жыенган кебек бүртәләр. Шуннан соң карлыган ботакларында деформация барлыкка килә.

Мондый күренешләрне яшь карлыганнарда очратырга мөмкин. Бу — бөре эчендә яшәүче карлыган талпаннары – микроскопик корткычлар. Зарарланган бөреләр түгәрәкләнеп, кабарынып, кечкенә кәбестә күчәненә охшап калалар. Талпан уңышны зарарлап кына калмый, унышны югалтуга китерергә мөмкин. Талпан белән зарарлану яфракларның кабарынуына китерә, ул куакны уңышсыз итә.

Зарарланган бөреләрне алу — зәгыйфь һәм уртача зарарланган очракта иң нәтиҗәле ысул. Талпанга каршы көрәш көз яки иртә яз көне үткәрелә. Кабарган түгәрәк бөреләрне чүпләп алалар яки секатор белән кисәләр. Ботакның 30% тан артыгы зарарланган очракта-ботакларны тулысынча кисеп алырга кирәк. Барлык алынган бөреләрне һәм ботакларны яндырырга кирәк, компостка ташларга ярамый – талпан кышлый һәм кире кайта. Зарарлану иртә ачыклаганда нәтиҗәлеле эшкәртү куакны коткарып калырга мөмкинлек бирә.

Кайнар су белән эшкәртү

Лейкага кайнар су салырга – ботаклар белән контактка керү вакытына су +70...+80°C ка кадәр суыначак, куакны һәр яктан мул итеп сугарырга, бер куакка 5-10 литр китә. 

Ут белән эшкәртү

Газ горелкасының яисә эретеп ябыштыру лампасының ялкынын, туктамыйча, ботаклар буйлап өстән аска 2-3 тапкыр 8-10 см ераклыкта үткәрәләр. Җылыту талпаннарны һәм бетләрне үсемлеккә зыян китермичә юкка чыгара.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы Фәттахов Р.М.


Нет комментариев