«Шигырьләремдә - туган ягым» бәйгесе дәвам итә
Район яңалыклары

«Шигырьләремдә - туган ягым» бәйгесе дәвам итә

Бәйгебезнең алдагы катнашучысы Теләченең икенче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Чулпан Галимҗанова.

Туган як

Яратам туган ягымның,

Су буйларын, гөлләрен.

Йөрим шулай яр буенда,

Сөйләр өчен серләрем.

 

И кадерле туган җирем,

Мин синең газиз балаң.

Чишмә суының тавышыннан

Җаныма дәва алам.

 

Сусавымны баса бары,

Туган җир чишмәләре.

Тәнгә дәва җилләрнең дә

Шул яктан искәннәре.

                                                                                

Туган авылым.

Тау буенда  урнашканга

Безнең авыл бик матур.

Кайларда гына йөрсәм дә

Һәрчак үзенә тартыр.

Туган өем,туган туфрак

Чакыра гел үзенә.

Озак вакыт уйлап йөрсәм

Керә хәтта төшемә..

 

 Туган як хатирәсе.

Туган авылымны сагынсам,

Юксынам  бала чагым.

Чишмә буенда урнашкан

Тал-тирәк , камышларым.

Каз бәбкәсен саклап йөргән

Яшел болыннар истә.

Һәрчак шулай шаулап торган  

Киң   кырлар  керә төшкә.

Су   коенган елга буе

Кабат үзенә дәшә.

Балачак хатирәсендә  

Яшә, авылым, яшә!

 

 

                                                            

                                   

 


Нет комментариев