Татарстанда яңа дәүләт бүләге – «ТР буенча атказанган суд приставы»дигән мактаулы исем булдырырга телиләр. Тиешле закон проектын республика Дәүләт Советына депутатлар Юрий Камалтынов һәм Альберт Хәбибуллин кертте.
„Татарстан Республикасы буенча атказанган суд приставы“ мактаулы исемен башкарма хакимият органнарының югары профессионал хезмәткәрләренә судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен оештырудагы һәм тәэмин итүдәге, суд актларын, шулай ук башка органнар һәм вазыйфаи затлар актларын мәҗбүри үтәүдәге аерым казанышлары өчен бирергә тәкъдим ителә», – диелә документка аңлатма язуында.
Закон кабул ителү Татарстанда мәҗбүри башкару органнары эшчәнлеген популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Нет комментариев