Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игелекле хезмәт иясе

Хезмәт сөюче районыбыз халкы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Бүгенге язмам  герое район хуҗалык эксплуатация конторасының пөхтә һәм җаваплы хезмәткәре - автобус йөртүчесе Радик Фәсхиев. 1974 елда Иске Җөри авылында Альберт абый белән Әнисә апаларның гаиләләрендә иң куанычлы мизгелләр - беренче бала, нигез дәвамчысы уллары Радик дөньяга килә. Альберт абый Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалыкның алдынгы шоферы, ЗИЛ  автокранында, ә Әнисә апа шушы ук хуҗалыкның хисапчысы булып хезмәт куя. Радик сеңелләре Рәүфә белән Румиягә күз-колак, әти-әнисе эштә булганда тәрбия дә аның өстендә. Кечкенәдән әтисе янәшәсендә машина янында кайнаган егет, Альберт абый кебек, шофер һөнәрен сайлый. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, район ДОСААФ оешмасында шоферлык һөнәрен үзләштерә һәм машина йөртү таныклыгы алганнан бирле руль артында хезмәт куя.

Хезмәт юлын туган хуҗалыгы Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалыкта ЗИЛ автомашинасында башлап җибәрә. Хуҗалыкта нинди эш бар, барысын да җиренә җиткереп башкара. Байтак еллар хуҗалыкның КАВЗ маркалы автобусында да эшләргә туры килә. Соңрак җиңел машинада хезмәтен дәвам итә. Хуҗалыкның “Жигули” машинасы белән исәп-хисап бүлегендә хисапчыларны йөртә. “ВаминТеләче” агрофирмасында, ә соңрак район Энергосбыт оешмасында сакчы хезмәтен башкара. 2011 елдан 2016 елга кадәр хуҗалык эксплуатация конторасында Газель микроавтобусында, 2016 елдан бүгенгәчә ФИАТ “Дукато”автобусында хезмәт куя. Зарланырга яратмый, машинасы һәрвакыт төзек. “Безнең хезмәт үтә дә җаваплы, чөнки ничә пассажирның иминлеге өчен җаваплыбыз. Машинаң төзек булса, эшләргә эш булып торса, без шуңа канәгать. Җитәкчелек тарафыннан билгеләнгән эшләрне намус белән, җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз”, - дип белдерде ул.

Гаиләсенә килгәндә, Баландыш авылы кызы Эльмира белән мәктәп вакытыннан дуслашып йөреп, соңрак кавышып та куялар. Эльмира ханым бүген район финанс бюджет палатасында җитәкче урынбасары булып хезмәт куя. Күпләп мал асрыйлар, хезмәт белән көн күрәләр. Гаиләнең йорт-җире, каралтыкурасы әллә каян балкып тора. Эльмира апа белән Радик абый ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Диана КФУда, халыкара мөнәсәбәтләр факультетында белем алса, кечкенә кызлары Мәрьям 5 сыйныфта белем ала. Киләчәктә дә Радик абыйга исәнимин йөрүен, хәвеф-хәтәрсез юллар теләп каласым килә.

Ленар Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев