Иске елны озаттык
13 гыйнвар көнне, кичке сәгатьләрдә бертөркем райондашларыбыз, район үзешчән сәнгать осталары белән берлектә, Иске елны озатты.
Көн буранлап торуга карамастан, Теләче мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкка теләчелеләр бик теләп, күмәк булып килгән иде. Рәсми булмаган әлеге бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм чарада катнашучыларга үзенең матур теләкләрен җиткерде. Кич дәвамында тамашачыларның күңелен Наилә һәм Мөнәвир Мөхәммәдиевлар, Лилия Солтанова белән Нияз Рәхмәтуллиннар, Алинә белән Илназ Сөнгатуллиннар, Резеда Сафина белән Әлфия Поташовалар дуэты, “Сияние” квартеты, “Незабудка” вокаль ансамбле, “Сюрприз” бию төркеме, Рада Әхмәтҗанова һәм республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүзә Галәвиева күрде.
Иске елны озату, Яңа елны каршылау турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Ф.Гаязов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев