Кичә Караширмә авылында, беренче тапкыр, «Әйлән-бәйлән» дип исемләнгән республикакүләм фольклор фестивале үткәрелде. Анда утыздан артык фольклор коллектив чыгыш ясады.
Чарада катнашучыларны иң элек муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов, Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннатуллин һәм ТР мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче ресурс үзәге белгече Миләүшә Насыйбуллина сәламләде һәм фестивальгә дәвамлы гомер, бәхетле язмыш теләделәр.
Фестиваль Караширмә һәм күрше-тирә авылларының халкы өчен чын мәгьнәсендә зур бәйрәмгә әверелде.
Өстәвен, чарада катнашучылар уңышлы чыгыш ясасын, тамашачылар рәхәтләнеп ял итсен өчен табигать тә үзенең мәрхәмәтен кызганмады. Тәүге чара булса да, күңелдә якты, җылы бәйрәм булып истә калды. Моның өчен Караширмә авылы халкы, «Миләшкәй» фольклор ансамбле егет-кызлары (җитәкчесе – Әклимә Мәһдиева) зур тырышлык куйды.
Фестивальдә катнашучыларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләрен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тапшырды.
Бу хакта тулырак «Теләче» газетасының киләсе санынын укып белә аласыз.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев