Халкыбыз мирасы мәңгелек
16 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Сердәш” клубына йөрүчеләр белән “Халкыбыз мирасы мәңгелек” дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрде.
Әлеге чарада катнашучылар төрле халыкларның гореф-гадәтләре сакланган әкиятләрне, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Әби-бабайлар яшәгән чорга кайтып, шул вакытларның җылысын тойдылар, борынгы, шулай да бүгенге көнгәчә сакланып калган “Түбәтәй”, “ Капкалы”, Йөзек салыш” кебек татар халык уеннарын уйнап яшь вакытларын искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев