Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Киләчәк – яңа технологияләрдә!

15 ноябрь көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыклары чикләнгән “Алан” һәм “Игенче” ширкәтләре җитәкчеләре һәм хисапчылары катнашында саву заллары төзү, төзелеш-проект эшләрен башлау буенча “Түгәрәк өстәл” үткәрделәр.

Әлеге уңайдан муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов эшлекле сөйләшүдә катнашучыларга: “Киләчәк - яңа технологияләрдә! Иртәме-соңмы сез моңа барыбер киләчәксез. Терлекчелеккә яңа инвестицияләр кертү – заман таләбе. Сыерны бәйдә тотып мул сөт алырга җыену – искелек калдыгы. Сыер һәрдаим хәрәкәттә булырга тиеш. Моның өчен бүгеннән сыерлар иркен хәрәкәт итә торган сөт саву заллары төзү мәслихәт. Ягъни яңа сөт саву залларын  төзеп сафка бастырганда, акча акча эшли башлачак. Моны дөрес аңларга кирәк” – дип мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X