Кулъяулыгым – милли бизәгем..
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Сөлге, кулъяулыгым - милли бизәгем» исеме астында кызыклы экскурсия үткәрделәр.
Чара барышында балаларга әби-бабайларыбыз киеп йөргән милли киемнәре турында сөйләнде. Катнашучылар татар халкы элек-электән үк кул эше белән дан тотканын белделәр. Әгәр әбиләребез сөлге чиккән булса, безнең бабаларыбыз кәрзин, бишек үрү белән шөгыльләнгәннәр. Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру һәм аларны киләчәк буынга тапшыру максатыннан уздырылган әлеге кичә "Түбәтәй" уены белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев