Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кышкы матурлыкка сокланып...

Табигатьтә нинди һава торышы булуга карамастан, Рәсипнең чаңгы юллары һәрчак әзер.

Җылы һәм карсыз кыш тәмам. Быел яз гадәттән тыш җылы һәм бер ай алда килде. Март башыннан ук кинәт җылытты. Зәмһәрир салкыннарны да, шыгырдап торган кар белән илаһи матурлык чыганагы - карлы-бәсле агачларны күрми дә калдык диярлек.

Кышның үтә җылы килүе чаңгыда йөрергә яратучы райондашларыбызның да мөмкинлеген беркадәр чикләде.

Әмма гыйнвар һәм февраль айларында алар саф һавада чаңгыда шуып хозурлана , сәламәтлекләрен ныгыта алдылар. Кар аз ятуга карамастан, кичләрен Теләче чаңгы базасыннан чаңгыда шуарга яратучылар өзелмәде. Алдагы елларга караганда активрак та шудылар дияр идем мин. Алар арасында районыбызның танылган чаңгычыларының берсе, Теләче урта мәктәбенең физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәсип Рәшит улы Гатиятов та бар иде.

Чаңгы спорты белән җитди рәвештә ул, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия һәм башлангыч хәрби белем бирү бүлеген тәмамлап, Теләче урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшкә кайткач шөгыльләнә башлады.

Моңа әледән-әле укытучылар арасында район, республика күләмендә үткәрелеп торучы ярышлар да сәбәпче була. Ул елларда республика күләмендә уза торган “Аргамак” ярышлары шуларның иң мәртәбәлесе һәм колачлысы иде. Рәсип әфәнде үзенең остазлары дип, ул чактагы Алан, Үзәк урта мәктәпләренең физкультура укытучылары Айрат Кыямов белән Анатолий Вилковларны саный. Алар үрнәгендә ул ярышларга йөри, җиңүләр яулый башлый, район командасына әһәмиятле очколар китерә.

Яңадан торгызылган Теләче районының тәүге чаңгы юлларын да ул сызды...

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев