Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мәрхәмәтлелек орлыклары гына салырга язсын!”

27 сентябрь - Тәрбиячеләр, мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан бүген муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин белән берлектә, Теләче авылының 3 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында булып тәрбиячеләр белән очрашты, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

- Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезнең белән башка төрле бәйрәмнәрдә, башка төрле ракурста очрашырга туры килсә дә, һөнәри бәйрәм көнендә очрашырга туры килмәде. Баксаң, тәрбиячеләр көне дә, укытучыларныкы, медицина хезмәткәрләренеке кебек якты, җылы, төсләргә бай бәйрәм икән. Нәкъ әбиләр чуагының үзе кебек. Чөнки сез безгә һәрвакыт кирәк. Үсеп килүче буынга тәрбия һәм белем бирүдә гаять зур хезмәт куясыз. Шуның өчен дә без сезгә чиксез рәхмәтлебез.  Алга таба  да сезгә балалар күңеленә ачкыч табып, мәрхәмәтлелек орлыклары гына салып, әти-әниләр белән дустанә шартларда эшләргә насыйп булсын. Эшегездә уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим үзегезгә, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы мөхтәрәм тәрбиячеләребезгә.  

Котлау сүзеннән соң муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов хезмәт алдынгылары булган бертөркем тәрбиячеләргә Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Ә район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова өләште. Шулай ук үзенең чыгышында бүгенгедәй чараның дәвамлы булачагына һәм алга таба да тәрбияче һөнәренә зур игътибар бирелеп, әлеге бәйрәмнең традициягә керәчәгенә ышандырды. 

Бүләкләүләр тантанасы бакчага йөрүче балалар һәм тәрбиячеләр тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев