Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мавыктыргыч һәм киеренке уеннар

Исегезгә төшерәбез, 17 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында оешма-предприятиеләр командалары арасында район беренчелегенә традицион волейбол уеннары башланып киткән иде.

9 февраль көнне кичке сәгатьләрдә волейбол буенча район беренчелегенең финал уеннары булып үтте. Анда дүрт команда  - җаваплылыгы чикләнгән “ЛМР - Пласт” ширкәте, “Алабуга электр челтәрләре” челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыятенең  Саба районы электр челтәрләренең Теләче участогы, Спорт оешмалары җыелма һәм район мәгариф бүлеге командалары көч сынашты. 

Дүрт сәгатькә якын барган мавыктыгыч һәм киеренке ярышта беренче урынны - Спорт оешмалары җыелма командасы (“Теләче” спорт мәктәбе тренерлар, студент-практикантлар), икенче урынны - район мәгариф бүлеге, өченче урынны - җаваплылыгы чикләнгән “ЛМР-Пласт” ширкәте командалары яулады. Дүртенче урында - “Алабуга электр челтәрләре” челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыятенең Саба районы электр челтәрләренең Теләче участогы командасы. Азактан җиңүче командаларга Дипломнар, медальләр тапшырылды. Ярышларның Күчмә Кубогына Спорт оешмалары җыелма командасы лаек булды. 

Җиңүче омандаларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов, район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова бүләкләде.

  • Турнирда барлыгы ун команда көч сынашты. Уеннар бик оешкан төстә узды. Күргәнегезчә, финал уеннарына җанатарлар да күпләп килгән иде. Аеруча район мәгариф бүлеге, спорт оешмалары  хезмәткәрләре актив җан атты. 17 февраль көнне  авыл җирлекләре уйнаячак. Аларга да шундый ук мавктыргыч имин бәйгеләр һәм актив җанатарлар теләп калабыз, - дип белдерде ярыш азагында районның спорт һәм яшьләр эшләшре бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов

Ф.Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев