Мөселманнар арасында үткәрелгән хоккей турнирының җиңүчеләре билгеле
Бүген, ягъни 27 март көнне Теләче Боз сараенда Шамил Шәйхи улы Галәвиев Кубогына мөселманнар арасында икенче тапкыр үткәрелгән хоккей турнирының җиңүчеләре билгеле.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуына багышлап үткәрелгән ярышта Түбән Кама, Кукмара, Саба, Теләче, Питрәч, Арча һәм Әлмәт районы мөселманнары көч сынашты. Көн бу дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышта призлы урыннарны Теләче, Саба, Әлмәт һәм Арча районнары командалары яулады.
Сабадан Айназ Дәүлиев – “Иң яхшы капкачы, Арчадан Искәндәр Сабиров – “Иң яхшы сакчы”, Теләчедән Фәһим Борһанов – “Иң яхшы һөҗүмче”, Әлмәт командасыннан Вадим Мроваев – “ Иң яхшы уенчы” исеменә лаек булды. Ярышларны ябу тантанасында җиңүче командаларга - Кубок һәм Дипломнар ә уенчыларга медальләр белән “Озон” интернет кибете сертификатлары тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, Теләче районы мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм ярышларның сәбәпчесе һәм иганәчесе, шәхси эшмәкәр Наил Шамил улы Галәвиев (Шамил Шәйхи улының улы) тапшырды.
Фәнил Гаязов.
Икенче тапкыр мөселманнар арасында үткәрелгән хоккей турниры турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фотоларның тулы версиясе фотоголериядә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев