Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөселманнар хоккей уйный

Бу сәгатьләрдә Теләче Боз сараенда Шамил Шәйхи улы Галәвиев Кубогына икенче тапкыр мөселманнар хоккей турниры бара. Быелгы турнир Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуына багышлап үткәрелә. Биредә Кукмара, Түбән кама, Әлмәт, Арча, Теләче, Саба һәм Питрәч хоккейчылары көч сынаша.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты ярышта катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады.

  • Турнирның Изе Рамазан ае алдыннан узуы икеләтә сөенечле, аны тагын да эчтәлеклерәк итә, бәйрәм рухында уза.  Хөрмәтле хоккейчылар, сезне үзебезнең район җирлегендә күрүебезгә шатбыз. Сезгә мавыктыргыч һәм имин уеннар теләп калам, - дип белдерде ул.

Чыгышын тәмамлап ул, мөселманнар арасындагы хоккей турнирына  башлангыч биргән һәм ярышларның иганәчесе булган шәхси эшмәкәр Наил Шамил улы Галәвиевка (Шамил Шәйхи улының улы) районда күләмле спорт чараларын  уздыруга керткән зур өлеше, һәрдаим иганәчелек  ярдәме күрсәткәне  һәм районның иҗтимагый  тормышында актив катнашканы өчен Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Тантанада мөселман хоккейчыларны ярышлар башлану белән котлап, Теләче районы мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Наил Шамил улы Галәвиев чыгышы ясады.

Шунысы игътибарга лаек,  һәр уен тәмамланган саен, ике як командан да яхшы уен үрнәге күрсәткән берәр уенчыга мактаулы хоккейчы сыннары тапшырылып бара.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев