Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мул, сыйфатлы сөт – яхшы хезмәт хакы

Терлекчелек тармагында кышлату чоры дәвам итә. Салкын чорда да маллардан мул продукция җитештерү бурычы куела. Районыбыз хуҗалыкларында бу максатка ирешү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Әмма...

Билгеле булганча, район хуҗалыкларында акчаның 70-80 проценты  сөт сатудан керә. “Сөттән дә табыш ала алмагач,  авыл хуҗалыгы тармагы ничек яшәргә тиеш?” -  диелде район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тарафыннан 17 ноябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында узган терлекчелектә өченче кварталдагы эшкә нәтиҗә ясалган семинар-киңәшмә барышында. Пленар өлеше Алан авылы мәдәният йортында, практик өлеше Алан товарлыклы сөтчелек комплексында, шунда ук урнашкан терлек азыгы ясау үзәгендә һәм ремонт остахәнәсендә узган семинарга хуҗалык җитәкчеләре, зоветеринария белгечләре, инженерлар икътисадчылар чакырулы иде. Район авыл хуҗалылыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов үзенең тирән анализлы чыгышында әйткәнчә, әлеге вәзгыятьтән чыгу юлы нәтиҗәле эшләү.  Ә резервлар бер дә юк түгел.  Ягъни хуҗалыкларда әле мөмкинлекнең яртысы күләмендә генә сөт җитештерелә.

Бу язманы тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев