Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Нәүрүз бәйрәме килә - яз елмая» исемле бәйрәм оештырды. Алар халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан милли йолаларны яңарттылар, ата-баба бәйрәмнәре, аның тарихы һәм халык тормышында әһәмияте белән таныштырдылар.
Балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, ахырдан кайнар коймак, тәмле чәй һәм ботка белән сыйландылар.
Нет комментариев