Орымширмә​ авылында "Нәүрүз" бәйрәме узды
Район яңалыклары

Орымширмә​ авылында "Нәүрүз" бәйрәме узды

Авылга килеп керүгә бәйрәм рухы сизелде. Берәү дә читтә калмаган, чараны оештыруга авыл яшьләре зур көч куйган.

Туган ягына​ гашыйк Ләйлә Валиева да әлеге чараның үзәгендә кайный. Казаннан артистларны​ да ул җыйнап алып кайткан.  Бәйрәмгә килгән кунаклар​ пылаудан авыз иттеләр, тәмле коймак белән чәй эчтеләр. Бәйрәм җырлар, кызыклы уеннар белән дәвам итте...

Эльмира Әхмәтҗанова.

Бу хакта тулырак район газетасыннан укый аласыз.


Нет комментариев