Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Профсоюз белән берлектә».

24 сентябда Татарстан Республикасында Профсоюзлар көне билгеләп үтелә. Профсоюз оешмасының төп максаты – хезмәт кешесенең хокукларын яклау, мәнфәгатьләрен кайгырту. Бу юнәлештә башкарылган чаралар гади хезмәткәрләрнең эш шартларын, яшәешен яхшыртуга йогынты ясый. Профсоюзларның хезмәт кешесе ягында булуын берәүдә инкарь итми.

Елдагыча әлеге көнне Теләче икенче номерлы балалар бакчасында да  игътибарсыз калмады. 24 сентябрь көне көнне үтеп киткән җыелышта,   агымдагы елда башкарылган эшләр карап үтелде. Бакча хезмәткәрләре өчен ел дәвамында профсоюз оешмасы   ярдәме белән экскурсияләр оештырылды,   ял итү шифаханәләренә  ташламалы  юлламалар бирелде, Крым, Севастополь, Алушта шәһәрләрендә  ял итү  мөмкинлеге тудырылды.  Балалар бакчасының мөдире  профсоюз оешмасы белән төзелгән килешүләрнең үтәлешен даими контрольдә тота. 
 «Профсоюз ул – хезмәт кешесе өчен социаль гарантияләр, аның киләчәккә ныклы ышанычы. Шуңа күрә әлеге оешмага күбрәк кеше берләшсен һәм әлеге мөмкинлекләрдән файдалану хокукына ия булсын иде».


Теләче икенче номерлы балалар 
бакчасы тәрбиячесе Хабирова А.Р.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев