Теләче Информ

Район мәдәният йортында дүртенче чакырылыш утырышы узды

23 нче сентябрь көнне район мәдәният йортында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының беренче оештыру утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.

1.    Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлеклекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре  турында. 
2.    Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең отставкасы турында.
3.Теләче муниципаль районы Башлыгын сайлау  турында.
4.Теләче муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау турында.
5. Теләче муниципаль район Советы комитетларының составын раслау турында.
6. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында.
7. Теләче муниципаль район Советының 2006 нчы елның 17 нче февраленнән 31 нче номерлы “Теләче муниципаль район Советы аппараты турында” карарына һәм 2013 нче елның 28 нче октябреннән булган “ Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты структурасын һәм аның хезмәткәрләренең чик санын билгеләү турындагы” 170 нче карарына үзгәрешләр кертү турында.
    
    Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готович Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутаты Зиһаншин Азат Илдусович һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

    Яшерен тавыш бирү юлы белән Теләче муниципль районы башлыгы итеп Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович сайланды.
    Район башлыгы тәкъдиме белән, депутатлар Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары вазыйфасына Фәтхуллин Айрат Гыйлвановичны сайлап куйдылар.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: