Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда “Әкият сөйлим, тыңлагыз! дип исемләнгән иҗади бәйге бара

2022​ ел – Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау“ елы ,Татарстанда “Цифрлаштыру елы” дип билгеләнде. Шул уңайдан Теләче Үзәк китапханәсе, Балалар китапханәсе белән берлектә. “Әкият сөйлим, тыңлагыз! дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итте.

Бәйгенең беренче этабы 20 февральдән 20 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бәйгедә яшенә бәйсез рәвештә теләгән һәркем катнаша ала.

Халкыбызның мәдәни мирасын, аның үзенчәлекләрен яктырткан әкиятләр рус һәм татар телләрендә электрон почтага кабул ителә:​ metod.tul@mail.ru​ Әкиятнең күләме 1-3 биткә кадәр булырга мөмкин.​ ​ Җиңүчеләр 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнәчәк, барлык катнашучылар да сертификатлар алачак.  “Әкият сөйлим, тыңлагыз! әкият язу бәйгесенең беренче этабы нәтиҗәләре китапханәнең социаль челтәрләрендә Балалар атналыгы (24-30 март) көннәрендә игълан ителәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 88436021813

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев