Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз, татар халык ашлары белгече Юныс Әхмәтҗанов барлыгын райондашларыбызның барысы да беләме икән

Теләче төбәге уңган, тырыш, талантлы кешеләр белән дан тота. Танылган галимнәр, язучылар, җырчылар, композиторлар, спортчылар Теләче данын еракларга тараталар. Ә менә алар арасында татар халык ашларын илгә генә түгел, дөньяга таныткан, татар ресторанын оештыручы, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, кулинар хезмәтләре өчен алтын медаль алган татар халык ашлары белгече Юныс Әхмәтҗанов та барлыгын райондашларыбызның барысы да беләме икән

Юныс Әхмәтҗанов 1927 елда Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган. Аш-суга хирыслык аңа әнисеннән күчкән. Әнисе Зәйнәп апа  тирә-юньдә дан тоткан аш-су остасы була. Борынгы татар ризыкларын барлап эзләнгәндә, әнисенең пешерү ысулларын да теркәп бара булачак оста. Юныс Әхмәтҗанов - татар халык милли ашлары традицияләрен китаплар аша, тырыш хезмәте аша   халыкка кайтарган ашчы-галим. 1959 елда  аның  «Татар халык ашлары» исемле беренче китабы чыга. Бик тиз арада бу «тәмле китап» һәр татар гаиләсенең диярлек өстәл китабы Тәмле ашлар җырчысына әйләнә.   Заманында ул бик популяр  һәм татар ашлары турындагы бердәнбер басма буларак тарихка кереп кала. Шуннан соң Юныс ага бер-бер артлы хуҗабикәләр, булачак аш-су осталары өчен милли татар ашларының уникаль рецептлары китапханәсен булдыра. Алар татар, рус телләрендә бик күп тапкырлар нәшер ителә. Сугыштан соңгы елларда татар милли ризыкларын туклану оешмалары менюсына кертү, милли ашларның сыйфатын күтәрү, аларны популярлаштыру, әзерләү осталыгына караган идеяләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту өчен якташыбыз зур көч куя. Киң кулланышка «ашханә» сүзен  дә нәкъ менә ул кертеп җибәрә. Аның җәмәгать туклануы системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнә: 1957 елда Әхмәтҗановка "Оста пешекче", «Совет сәүдәсе отличнигы»  исемнәре бирелә, 1960 елда ул Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә.  

Һәр елның 28 февралендә, башкалабыз Казанда Бөтендөнья татар кухнясы көнен билгеләп үтәләр. Бу традиция Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә саклана. 2006 елдан башлап, бу бәйрәмне Юныс Әхмәтҗановның туган көнендә билгеләп үтәргә карар кылына. Быел исә бу бәйрәм Юныс аганың 95 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк. Телебезне саклау, тарихыбызны барлау кебек билгеләнгән төп максатлар белән беррәттән, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлеге районыбыздагы ашсу осталарын барлауны, онытыла барган милли ризыкларыбызны  яңадан табынга кайтаруны үзенең бурычы итеп билгеләде. Без, теләчелеләр, бу юнәлештә  икеләтә тырышлык куярга бурычлы, чөнки без  бөтен татар халкының аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов якташлары бит!

 Алисә Дәүләтшина, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе.

Бу хакта тулырак район газетасында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев