Районыбызның Баландыш авылында халык җыены узды
Җыен башында, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин үзара салым программасына тукталып үтте, киләчәккә эш планнары белән таныштырды.
Биредә мәктәп, балалар бакчасы, өр- яңа авыл мәдәният йорты, китапханә, ФАП, кибетләр эшли, мәчет бар.
Авыл җирлегендә тырыш кешеләр яши. Һәр өйдә диярлек мөгезле эре терлек, сарыклар, кош-корт асрыйлар.
Җыен барышында авыл җирлеге участогы башлыгы халыкны бер куркыныч турында кисәтеп үтте. Сүз -телефон аша кеше алдаучылар, талаучылар турында. Кызганычка каршы, даими профилактик чаралар алып баруга карамастан, кеше алдануын, ялган “банк хезмәткәрләренә” акча күчерүне дәвам итә икән. Андый “кунаклар” ишек шакыса, таныклык күрсәтүләрен сорарга яисә шул оешмага шалтыратып, дөресен белергә киңәш итте ул.
Соңыннан, район башлыгы Нәҗип Хаҗипов авыл халкын хөкүмәт тарафыннан каралган үсеш программаларында активрак катнашуларын сорады.
Баландыш авылында узган җыен хакында тулырак район газетасыннан укый аласыз.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев