Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Руль артына - исерек килеш...

Юлларда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары тарафыннан машина йөртүчеләр еш туктатыла. Нәтиҗәдә, аларның кайберләренең, медицина тикшеренуе узганнан соң, исерек булуы ачыклана.

9 февраль көнне  районыбызның җәмәгать судында, КоАПның 12.8 нче статьясы  буенча,  чираттагы исерек машина йөртүчегә  карата судья тарафыннан  карар кабул ителде. 1969 елгы Питрәч районы кешесенә 30 мең сум штраф салынды  һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.

 Хөрмәтле машина йөртүчеләр, аек булмаган килеш руль артына утырып, үзегезнең уйланылмаган шушы  гамәлләрегез аркасында  аварияләр килеп чыгып, башкаларның гомерен өзелергә мөмкинлеген исегездән чыгармасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев