Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Соңгы өч көнлек каһарманнары

Районыбыз басу-кырларында эш туктамый, тулы куәткә урып-җыю эшләре бара.

 

Бүген, ягъни 10 август көнне, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә урып-җыю эшләрендә фидакарь һәм намуслы хезмәт куеп, соңгы өч көнлектә алдынгы урынга чыккан игенче-механизаторларга акчалата премия өчен  сертификатлар тапшырды. 

Әлегедәй бүләккә игенче-механизаторларыбыздан Фәнис Миннебаев (“Игенче” ширкәтеннән), Әмир Әскаров (“Таң” ширкәтеннән), Ренат Гатауллин (“Алан” ширкәтеннән), Рөстәм Габдуллин (“Агролак” ширкәтеннән) лаек булды. Бу күңелле мизгелләрне әлеге хуҗалыкларның җитәкчеләре белән белгечләре дә бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X