Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Спиртлы эчемлек алучылар кимегән

Шушы көннәрдә район хакимиятенең кече залында этил спиртының, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Киңәшмә эшчәнлегендә район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Юрий Емельянов, республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыров, спиртлы эчемлек сатуга рөхсәте булган кибет, кафе җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов алып барды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Булат Гайнетдинов үз чыгышында агымдагы елда район биләмәсендә алкогольле продукция сату, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау, булдырмау буенча алып барылган эшкә йомгак ясады.

Аның чыгышыннан күренгәнчә, Теләче районында лицензияләр нигезендә 46 сәүдә объекты, моннан тыш 5 кибет һәм 2 кафе спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итә. Барлык сәүдә объектлары да ЕГАИС системасына тоташтырылган. Кибетләрендә спиртлы эчемлек сатылмаган, халкы 100 кешедән арткан торак пунктларда хәмер сату расланган график буенча "Рассвет" ҖЧҖ базасында "Заря" кулланучылар кооперативы тарафыннан автолавкаларда башкарыла. Агымдагы елның гыйнвар - сентябрь айларында безнең районда 9,9 мең декалитр алкоголь продукция сатылган. Бу саннар 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 процентка кимрәк дигән сүз.

Комиссия утырышында район үзәк хастаханәсе табибы Ирек Галиуллин сыйфатсыз спиртлы эчемлек кулланып ике кешенең вафат булуын җиткерде. Әлеге кешеләрнең эш яшендә булуы да уйландырмый калмый. Районда әлегә яшерен юл белән аракы сатучылар тотылмаган. Комиссия әгъзалары әйтүенчә мондый тикшерүләр еш үткәрелә икән. “Кечкенә авылларда яшәүчеләр дә спиртлы эчемлекләр кулланмый” дип беркем дә гарантия бирә алмый. Алар каян да булса алып кулланалар, начар сыйфатлы эчемлек кенә кулланмасыннар. Бу мәсьәләне дә контрольгә алу зарур”, - диде очрашуда катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев