Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сөтле сыер бозаудан башлана

Район ветеринария берләшмәсендә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә киңәшмә узды.

Бүген, ягъни 24 ноябрь көнне, район ветеринария берләшмәсендә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сүз агымдагы елның ун аенда авыл хуҗалыгы предприятияләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү,  аны отышлы бәядән сата белү, хуҗалыклардагы терлек азыгының сыйфаты, терлекнең физиологик халәтенә, кан анализларына карап рацион төзү мәсьәләләре, район ветеринария берләшмәсе каршында эшләп килүче лабораториянең эшчәнлеге, алты айга кадәр булган бозауларны тәрбияләү турында барды. Әлеге тәҗел темаларны яктыртып, киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов,  “Нәүрүз” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Раилә Хисмәтуллина,  “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Марат Низамов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев