Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче урта мәктәбендә “Пилотсыз автомобиль технологияләре” темасына “Саннар дәресе” узды

Теләче урта мәктәбендә “Пилотсыз автомобиль технологияләре” темасына “Саннар дәресе” узды. Дәресне Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Никонов Тимур Викторович үткәрде.

9,10,11 нче сыйныф укучылары «Пилотсыз автомобильләр»нең нәрсә икәнлеге, аның төп эш принциплары белән таныштылар, шулай ук кешегә төрле һөнәрләрдә ничек ярдәм итә алуын белделәр. Дәрестә махсус видеороликлар карадылар. Укучылар цифрлы технологияләр дөньясын  кызыксынып тыжладылар, аларның күбесе бүгенге дөньяда алган белемнәренең әһәмиятен аңлыйлар. 
- Укучыларга ясалма интеллект, пилотсыз автомобиль технологияләре темасы бик кызыклы. Минем уйлавымча, бу белем киләчәктә аларга бик файдалы булыр, чөнки компьютер эше белән бәйле һөнәрләр арта бара. Теләче урта мәктәбендә, инде ничәнче тапкыр бик теләп “Саннар дәресе” үткәрәм, - диде Тимур Викторвич.  
Циффрлы грамоталылык буенча дәресләрнең мөһимлеген укытучылар да билгеләп үтә. 
- Безнең мәктәптә даими рәвештә «Саннар дәресе» уза. Дәресләрдә балалар еш кына булачак һөнәр турындагы сорауларга җавап таба, чөнки программада Укучыларның һөнәри юнәлешенә зур басым ясала. Хәтта үз тормышларын программалаштыру белән бәйләргә уйламаган егетләр дә ясалма интеллектны һәм яңа компьютер технологияләрен кызыксынып өйрәнәләр, чөнки бу белемнән башка хәзерге заман кешесе эшли алмый инде, - диде информатика укытучысы Гаптрахманов Фәнис Фәнил улы.

Лилия Киямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев