Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Туган якның сүнмәс нуры Сез!”

Шәтке - безнең туган авылыбыз. Авылыбызда туып үскән кешеләребез белән без горурланып яшибез. Танылган өлкән буын кешеләребез турында аеруча да мактанып сөйли алабыз.

Габдулла Галиев, Нурислам Хәсәнов, Сәйдә Зыялы, Нурулла Гаптуллин - безнең Шәтке суын эчеп үскән язучы–шагыйрьләребез. Шәтке авылыннан шундый талантлы шәхесләрнең чыгуы юкка гына түгелдер. Моны, миңа калса, төбәкнең искиткеч гүзәл табигате, суларының шифасы, һавасының сафлыгы белән аңлатырга кирәктер. Мондый җирдә яшәгән кешеләрнең дә күңелләре саф, киң һәм иркен була. Бары шундый кешеләр генә илгә үз халкы өчен җан атучы, талантлы шәхесләр бүләк итә ала.

Якташ язучыларыбызның барысында да уртак үзенчәлекле хис бар. Алар туган төбәгебез табигатеннән илһам ала, шигырьләрендә туган ягыбызның табигатен олылап, кадерләп, бай сурәтле бизәкләргә бизәп, иң назлы сүзләрне кулланып, Зур илһам белән иҗат итәләр. Аларның мәңге саекмас иҗатына, туган ягыбыз табигатенә карата янәдән соклану хисе туа

Шәтке авылы китапханәчесе Кәүсәрия Галимуллина язган әлеге язманы тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз (№84, 10 ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев