Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төзекләндерү эшләре көтелә

17 ноябрь көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән “Россельхозцентр”ның район бүлеге эшчәнлеге белән танышты.

Биредә Илдар Галиәхмәтов җитәкчелегендә дүрт кеше хезмәт куя. Шунысы игътибарга лаек, “Россельхозцентр”ның Теләче бүлеге эшчәнлеге буенча алдынгылар рәтендә, бүген ул төрдәш бүлекләр арасында алтынчы позицияне били. Биредә эшләүчеләрнең хезмәте авыл күмәк хуҗалыгы предприятиеләреннән,  крестьян-фермер хуҗалыкларыннан китерелгән симәнәләрнең сыйфатын тикшерүдән, аларның чәчәргә яраклымы, түгелме икәненә ачыклаудан гыйбарәт. Кыскасы, биредә эшләүчеләр сыйфат сагында уяу торалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен икмәкле, терлек азыгы белән тәэмин итүдә мөһим хезмәт куялар.

2022 елда  “Россельхозцентр”ның район бүлеге бинасына капиталь ремонт үткәреләчәк.  Җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте алып барачак реконструкция эшләренең бюджеты 2млн. 800 мең сум. Бу көннәрдә төзекләндерү эшләре алып барылачак бинага газ кертелә. Бинаны газ ягып җылыту үзәккә 350 мең сумга төшәр дип көтелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев