Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа директор: яңача караш, яңа бурычлар

15 ноябрь көнне районыбызга эшлекле сәфәр белән күптән түгел генә Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры итеп билгеләнгән Марсель Таһиров килде.

Исегезгә төшерәбез: ул озак еллар дәвамында республикабызның Көрәш федерациясен җитәкләгән һәм бер ай элек кенә каты авырудан соң вафат булган  Равил Гарифулла улын Хәйруллины алыштырды. Милли көрәшебез үсешенә зур өлеш керткән, халыкка игелекле хезмәт иткән Равил абыйның гүре якты, рухы шат булсын.

Районыбыз кунагы Марсель Шәрифҗан улы муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасары, районның көрәш буенча кураторы Айрат Фатхуллин озатуында Олы Мәтәскә, Иске Җөри урта, Баландыш төп мәктәбе спорт залларында, район үзәге Теләчедә урнашкан “Батыр” спорт комплексында, Боз сараенда, “Дулкын” бассейнында һәм Теләче мәдәният йорты спорт залында булып, биредә алып барылучы көрәш түгәрәкләренең эшчәнлеге, тренерларның эш шартлары, балаларга спорт белән шөгыльләнер өчен булдырылган уңайлыклар, келәм һәм башка төрле спорт инвентарьлары тәэмин ителеше белән танышты.

Тулырак "Теләче" газетасының киләсе саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев