«Үз хокукларыңны бел һәм вазифаларыңны онытма!»
Район яңалыклары

«Үз хокукларыңны бел һәм вазифаларыңны онытма!»

Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларның хокукый белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән «Үз хокукларыңны бел һәм вазифаларыңны онытма!» дип исемләнгән интеллектуаль-хокукый квиз үткәрелде.

Китапханәче һәм мәдәният йорты җитәкчесе балаларны үз хокуклары белән генә түгел, ә башка кешеләр һәм дәүләт каршындагы вазифалары белән дә таныштырды. «Мин хокуклы» ситуацияле уенында төрле тормыш хәлләрен карадылар, анда кем хаклы - өлкәннәрме яки балалармы икәнен ачыкладылар. Балалар үзара актив рәвештә бәхәсләште, шул ук вакытта һәрберсе теге яки бу хәлдән чыгу юллары буенча үз дәлилләрен, фикерләрен әйтте.


Нет комментариев